Язулар

Новосибирскида татар яшьләренең IV Себер фестивале узды19.09.2011


Заявления и обращения / Регионы РФ

8-11 сентябрьда Новосибирскиның О.Кошевой исемендәге Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар яшьләренең IV Себер фестивале узды. Әлеге чарада Новосибирск өлкәсе һәм Себер шәһәрләре яшьләре делегацияләре катнашты. Алар составына иҗат коллективлары, аерым башкаручылар, КВН командалары, галимнәр, журналистлар, спортчылар һәм милләтебезнең шушы төбәктәге актив яшьләре кергән иде.
Шулай ук әлеге фестивльда Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисенең урынбасары Тәбрис Яруллин, БТК БКның РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы референты Марсель Сабиров, Бөтендөнья татар яшьләре җыенының Бюро әгъзасы Искәндәр Әһмәдов, җырчы Салават Хаков, биюче Венер Хәмитов һәм Казан татар дәүләт яшьләр театры актеры Рәзил Фәхертдинов катнашты.

Фестиваль барышында Татарстан һәм Себер төбәге педагоглары татар телен һәм милли гореф-гадәтләрен өйрәнү, вокал, хореография, актерлык буенча осталык дәресләре үткәрелә, татарның танылган шәхесләре белән очрашулар, яшьләр өчен актуаль темаларга “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, кичәләр, милли көрәш һәм волейбол кебек спорт ярышлары оештырылды. Программада, шулай ук, шәһәр буйлап экскурсия дә каралган иде.

Новосибирск өлкәсе һәм Себер шәһәрләрендәге татар яшьләре оешмалары арасында дуслык күперен ныгытуны, татарның үсеп килүче буынында милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне пропагандалауны, популярлаштыруны максат иткән шушы фестивальны Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Новосибирск өлкә Татар мәдәни үзәге һәм өлкәнең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте гамәлгә куйды.

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Гөлназ: Зам.председател Общества татарской культуры “Дуслык” по делам молодежи, Динара Межитова,...
  • Гөлназ: Еще необходимо добавить Директор ГБУК НСО «Новосибирский областной татарский культурный центр»...
  • Зөлфия апаң: Тел дигән дәрья бар, Дәрья дигән мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр. Белмәгән карап калыр. Туган...
  • Nariman: Ofarin Igor’ Abzi)))))
  • Илнар: Татарстан һәм татар теле мәңге яшәсен! Илебез чәчәк атсын! Горурланып “Мин татар!” диеп, татарча...
  • мин: http://www.youtube.com/watch?v =7AL-ocDmFMM&feature=relat ed
  • исем: Татары, идите на форумы, просвещайте татар. http://almetyevsc.ru/index.php ?/topic/4922-%d0%bc%d1%8b-%d0% b2-%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи