Язулар

Латвия гүзәле татарча җырлый27.04.2010


Искусство

Чит илдән Казанга укырга килгән татар кызы Лилиана Газизова иҗаты белән зәвыкълы яшь җырчылар рәтенә керергә уйлый.Әлегә ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 4 курсында укый.

Лилиана сине чит илдән Казанга килгән татар кызы дип әйтәләр, бу дөресме?

Әйе, мин Латвиядән килгән татар кызы. Бәләкәй чактан татар халкы белән горурланып үстем. Хәзе мәдәният һәм сәнгать университетында укыйм. Иң зур теләгем - талантлы татар җырчысы булу. Татар җырларын бөтен дөньяга танытырга, яңгыратырга телим.

“Hello Jurmala” фестивалендә

Әти-әниләрең кемнәр, әллә алар да җырлыймы?

Безнең татар халкы ул бик моңлы халык, әти-әниләрем дә җырга-моңга битараф түгел. Алар чыгышлары белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. Әтием Финат хокук сакчысы булып эшли. Ул Ахун авылында туа. Әнием зур гына оешма идарәчесе, ул Түреш авылыннан.

Бер-берсе белән алар кая таныша соң, Ригага килгәнчеме?

Алар Башкортстанда пионерлар аланында таныша. Ул вакытта әниемә 10, әтигә 12 яшь була. Алар бер-берсен беренче күрүдә үк нык ошаталар. Әтием велосипед белән көн саен Ахун авылыннан 7 чакрым юл үтеп Түреш авылына әнине күрергә килеп йөри.

Казанга кайчан килдең?

“Hello Jurmala”дагы онытылмас мизгелләр

2006 елда Рига шәһәрендә Сабантуй һәм Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль үтте. Аңа хәтле Бөтендөнья татар конгрессының күчмә

утырышы булды. Безгә килгән кунаклар арасында Илһам Шакиров белән Венера Ганиева да бар иде. Минем әлеге чарадагы чыгышым Венера ханымга ошады һәм без танышып киттек. Мәктәпне тәмамлагач кая укырга керергә теләвем белән кызыксынды. Мин ул вакытта 12 сыйныфта укый идем, Латвия мәктәпләрендә 12 ел укыйлар. Үземнең иң зур теләгемне әйткәч, ул мине Казанга укырга чакырды.

Нинди җыр бәйгеләрендә катнашырга өлгердең?

2008 елда Латвиядә “Hello Jurmala” исемле халыкара җыр   фестивалендә катнашып зур гына бүләккә ия булдым. Төрле телләрдә чыгыш ясадым, шулай ук татар телендә Дамир Гыйсметдиннең “Күңелең сынмасын” җырын башкардым. Анда руслар, латышлар бу телне аңламасалар да җырның моңын, эчтәлеген тоя алдылар. Кайберәүләрнең күзләрендә яшьләр күренде, хәтта бер рус апасы яныма килеп, җылы сүзләр әйтеп калфак бүләк итте.

Күбрәк нинди җырлар башкарасың?

Халык
җырларын, татар классик композиторларының әсәрләрен үз итәм. Соңгы вакытта җырларны махсус яза башладылар. Аеруча Дамир Гыйсметдиннең “Ялгыз әткәй” җырын яратып башкарам.

“Азатлык” радиосы

“Латвия гүзәле татарча җырлый” язуына бер фикер яңгырады

  1. Р.Рахматуллин фикере:
    10.05.2010 1:31

    Молодец Лилиана! Синен жырлаган жырларны мин интернеттагы булган видео+аудио аша карап узенэ гашыйк булдым! Шундый матур жырлыйсын, телим килэчэктэ тэ зур унышлар. Кайда узеннен сольный концертынны курергэ була, шуны белэсем килэ иде.


Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Nariman: 2>Admin.. Po4emu v Rezolyuciyu ne vklyu4eno predlojenie os sozdanii “Koordinacionnogo Soveta Tatarskoy Molodeji Azii”? (Uzbekistan, Kasakhstan, Kirgizistan, Turkmenistam,...
  • Алмаз Нурлы: Совет бар, Председатель бар! Минем Бер телэк - Татар халкына ярдэм тисен дип Ныклап эшлэргэ...
  • Ринат Питерский: Айнур. Тот бишне. Син дэ анладын, ул ВКТ жыелышларынын туфта гына икэнлеген. Маладис.
  • Гульназ: вопрос..была секция “межнационал ные браки”,её убрали?
  • Айнур: 2Ринат: Миңа бу “показуха” кирәкмий! Әйе, концертка гына барасым киле. Сезнең “галочка...
  • Ринат Питерский: Айнур. Син татар миллэтен уйлап тугел, э концерт карарга гына баргалыйсын икэн. Синен...
  • Ринат Питерский: Быел эшли торган татар оешмаларын чакырасызмы, эллэ улгэн хэм кэгазьдэ генэ булган питер...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи