Язулар

«Иман» татар яшьләре берлеге 2009 елда эшен активлаштырды20.01.2010


Регионы РФ

Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге 2009 елда оешуының унбиш еллыгын билгеләп үтте. Үткән елда берлекнең кызлары һәм егетләре эшләрен актив алып барды. Алар бүлмәләрдә җыелып бәхәсләшүдән баш тартып, чараларын яшьләр, балалар арасында күбрәк оештырды.

Гөлназ Нургалиева “Иман” берлеген әле беренче ел гына җитәкли. Ижау дәүләт техник университеты студенткасы. Җитез, һәр башлангычны күтәреп ала, җиренә җиткереп эшләргә тырыша. Шуңа да “Иман” берлегенә яшьләр бик теләп килә.

Зөлфия Әхмәтова берлеккә беренче ел гына йөрми. Аның фикере - яшьләрне Гөлназ оешмага җәлеп итә алды.

“Иман” берлегенә йөрүче яшьләр һәрберсе үзенә кызыксындырган шөгыль таба ала. Кем җырлый, кем бии, кемдер сәнгатьле уку дәресләрен ала, осталыгын үстерә.

Гүзәл Нургаянова рус мәктәбендә укыган, әмма өйдә татар телендә сөйләшеп үскән. Гүзәл сүзләренчә, бакчага йөртә башлаганда, татарча гына сөйләшкән. Бакчада рус телендә өйрәнгән, өйдә дә русча сөйләшүгә күчкәч, аны әти-әнисе ачуланып, туган телендә генә аралашуын таләп иткән. Гүзәл балаларның ана телендә сөйләшүе, моңа теләге гаиләдән тора, диде.

Оешмага да Гүзәл Нургаянованы туган телебездә аралашу теләге тарта. Шулай ук җырларга яратучы кыз биредә чыгышлар да ясый, кичәләргә сценарийлар яза, аларны алып та бара икән әле.

Һәр милли оешмага да хас нәрсә - ул бер дөрләп янып китеп, күтәрелеш чорын кичерә, бик күп эшләр башкара. Шулай ук тиз арада сүлпәнлек тә сизелә башларга мөмкин. “Иман” берлеге дә шундый мизгелләр кичерде. Әмма үткән елда берлек активлыгын арттырды. Бу, беренче чиратта, рәиснең үзенең активлыгына бәйле”, диде “Иман” берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева.

Төрле чаралар уздыру, башка милли оешмалар белән дустанә мөнәсәбәттә яшәү, үзләрен төрле өлкәдә сынап карау егетләрне-кызларны берләштерә генә, дип ассызыклады Гөлназ Нургалиева. “Безнең яшьләр чарадан чарага гына очрашмый, алар бер гаилә булып яши”, дип аерым басым ясады Иман берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева.

“Иман” берлегендә бүген күбрәк студентлар, эшче яшьләр. Киләчәктә мәктәп укучыларын да оешмага тартуны күздә тотабыз”, дип уртаклашты Гөлназ. Хәтта мәктәптә, яисә гимназиядә кечкенә “Иман” берлеге булдырырга ниятебез бар диде Гөлназ.

Ин мөһиме “Иман” берлегенең максаты - яшьләребезне туган телебездә сөйләшергә өйрәтү, үзебезнең гореф-гадәтләребезне үтәп яшәү. Куйган максатларына ирешергә тырыша яшьләр.

хәмидә гайфуллина

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Мисавир Мохаммедыч: Анысы шулайдыр да бит, тик менә шушысы да бар: “Булгар” диеп IX-XIV гасырларда һичтә...
  • Aydar: Хочу пояснить. Я не отрицаю важную роль, которую сыграли булгары в этногенезе современных казанских...
  • Aydar: Ну вы ребята даете. “Булгарский язык!” Это вы о современном татарском так пишете? Вас не удивляет...
  • Михаил: “Душить” какой-либо народ или язык в России или в другой стране бывшего Улуса Джучи, то есть в...
  • Радик: Һичшиксез электрон татарча-русча сүзлек кирәк! Инде күптән кирәк иде. Калышмыйк бездә башкалардан!
  • Рамай Юлдаш: Нурлат алга !!!!Наил хэм этисе хэм башкалар Маладис!!!
  • Р.Рахматуллин: Молодец Лилиана! Синен жырлаган жырларны мин интернеттагы булган видео+аудио аша карап...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи