Язулар

Җанисәп җитә: татар яшьләре берләшергә чакыра01.12.2009


СМИ о нас

Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Русиядә 2010 елны узачак җанисәп уңаеннан татарларга мөрәҗәгать кабул итте. Алар милләттәшләрне уяу булырга һәм татарларны бүлгәләү сәясәтенә каршы чаралар күрергә чакыра.
Икътисад кризисы сәбәпле, җанисәп 2013 елга күчерелә дигәннән соң, татар оешмалары бераз тынычланып калган кебек булды. Гәрчә элегрәк Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: “2010 елгы җанисәп алдыннан татарлар үз санын үзләре санап чыгарырга тиеш” дип белдергән иде.

Чөнки узган җанисәптән күренгәнчә, татарларны бүлгәләргә тырышу, аерым алганда керәшеннәр, Башкортстан, Себер татарлары арасында алып барылган кампанияләр хакында күп сөйләнде.

Татар яшьләре әлеге хәл киләчәк җанисәптә дә кабатланырга мөмкин дип саный һәм берләшү кирәклеген әйтә.

Узганында оешканлык ярдәм итте

Русиядә татарлар сан нигезендә урыслардан соң икенче булып барса да, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска моңа шик белдергән иде. Ул татарларга караганда украиннар һәм беларуслар күбрәк, ди.

Галим Дамир Исхаков та Мәскәү теләсә Русиядә украиннарны сан нигезендә икенче урынга чыгара ала дип белдергән иде. Чөнки урыс дип язылган украиннар шактый.

Яшьләре форумы бюросы вәкиле Римма Бикмөхәммәтова фикеренчә, төрле тәнкыйтьләргә карамастан, узган җанисәп вакытында оешканлык ярдәмендә татарлар Русиядә сан нигезендә икенче итеп сакланып калуга иреште. Алар 2010 елны үтәчәк чара нисбәтеннән, әзерлекне хәзердән үк башларга кирәк дип саный.

“Русиядәге татар оешмалары әле җанисәпкә тулаем әзер түгел. Әлбәттә кайбер төбәкләрдә активистлар бар. Мисал өчен Чиләбе өлкәсендә, Комида. Бигрәк тә хәзрәтләр күпме татар, күпме башкорт туганын, җөназага баргач үлгән кешеләрнең барысын да элекке кебек метрика кенәгәләренә теркәп баралар. Аларның саннары белән рәсми саннар бик нык аерыла”, ди Бикмөхәммәтова.

Татар җанисәбен уздыру: хыял яки чынбарлык

Аның сүзләренчә, татарлар үзләренең күпме булуын үзләре санап чыгарырга тиеш. Һәм Тольяттида бу эш алып барыла да икән. Әлбәттә аның өчен беренче чиратта матди ярдәм кирәк. Чөнки авылларга бару өчен юл чыгымнары тотыла.

“Узган кеше санын алуда милли хәрәкәт вәкилләре үзләре берничә авылга барып өй саен санап йөрде. Акчалы кешеләр ярдәм итсә җиңелрәк булыр иде. Аерым милли хәрәкәтләргә генә моны оештыру авыр булачак”, ди Бикмөхәммәтова.

Ул Башкортстан татарлары һәм керәшеннәр мәсьәләсе бүген дә кискен торуын әйтә. Әмма киләсе җанисәптә Башкортстан хакимияте узгандагы кебек үк бик дорфа кыланмас дип ышана. Чөнки эш мәхкәмәләргә хәтле барып җиткән иде. АннарыБашкортстан татарлары милли оешмалары да бу уңайдан тырышлык күрсәтә.

Әлбәттә рухи күтәренкелек тә җанисәпкә тәэсир итми калмый.

“Узган җанисәп вакытында безнең татар җырчылары төбәкләрдә чыгышлар ясаган иде, китаплар, видеокассеталар чыкты. Халыкка бу нык тәэсир итә. Шуңа PR кампанияләр, аңлатулар алып барылса татарларга сакланып калуга нәтиҗәсе булмый калмас иде”, ди Бикмөхәмәттова.

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Мисавир Мохаммедыч: Анысы шулайдыр да бит, тик менә шушысы да бар: “Булгар” диеп IX-XIV гасырларда һичтә...
  • Aydar: Хочу пояснить. Я не отрицаю важную роль, которую сыграли булгары в этногенезе современных казанских...
  • Aydar: Ну вы ребята даете. “Булгарский язык!” Это вы о современном татарском так пишете? Вас не удивляет...
  • Михаил: “Душить” какой-либо народ или язык в России или в другой стране бывшего Улуса Джучи, то есть в...
  • Радик: Һичшиксез электрон татарча-русча сүзлек кирәк! Инде күптән кирәк иде. Калышмыйк бездә башкалардан!
  • Рамай Юлдаш: Нурлат алга !!!!Наил хэм этисе хэм башкалар Маладис!!!
  • Р.Рахматуллин: Молодец Лилиана! Синен жырлаган жырларны мин интернеттагы булган видео+аудио аша карап...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи