Язулар

Русиядә татар дискәтүкләре үтә01.04.2009


Наша деятельность / Регионы РФ

Март азагында Русия буенча татар дискәтүкләре күпләп үткәрелде. Казан, Уфа, Питербур, Ульян, Төмәндә яшьләр биеде.
Язның беренче аенының соңгы көннәрендә Питербур шәһәренең үзәгендә, “Сочи” клубында беренче тапкыр “Аулак өй” исемле татар-башкорт дискәтүге узды. Моңа кадәр бу шәһәрдә икенче урында кечерәк татар дискәтүкләре үткән. Ләкин алар исемдә генә татар дискәтүге булып саналды, ди “Айлак өй”не оештыручыларның берсе, татар егете Рафаэль Сәйфетдинов.

” Үзем Казаннан килдем. Хәзер лизинг белән шөгыльләнүче бер оешмада эшлим. Минем теләгем, чын татар дискәтүген ясап күрсәтү иде, мин максатыма ирештем диярлек. Чөнки Питербурда “татар дискәтүге” дип игълан бирәләр дә гадәти төнге шау-шуга әйләнеп кайта. Шуңа күрә, бу дискәтүк үрнәк булып, киләчәктә тиешле дәрәҗәдә үткәрә башларлар, татар бию көйләре белән күңел ачарга өйрәнерләр дигән өметтә калам”, ди Рафаэль.

Ул үзенең милли җанлы булуын бер сүз белән генә аңлата алмады.

“Әнием әйткәнчә мин чын татар, гел бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөрим”, дип өстәде әңгәмәдәшем. Ул бу дискәтүккә Казаннан махсус татар ди-джее дәшкән. Аның дусты, үзен башкорт егете дип атаучы Марсель Саяхов исә Уфадан иң яхшы башкорт ди-джее - Ханны чакырган.

“Мин Башкортстан якларыннан булам, Питербурга 2 ел элек күчеп килдем. Рафаэль белән танышып татар-башкорт дискәтүге башлап җибәрергә булдык. Чөнки монда Татарстаннан, Башкортстаннан күчеп килүчеләр, студентлар күп. Рәсми мәгълүматларга караганда 35 мең тирәсе татарлар, 10 меңгә якын башкортлар бар диелгән. Бу саннар чынлыкта 3-4 тапкыр артык”, диде Башкортстан егете Марсель.

Питербурда беренче татар-башкорт дискәтүгенә якынча 150 гә якын кеше килгән иде. Оештыручылар күбрәк килер дип өметләнгән. Чөнки алар шәһәрдәге татар яшьләрен “вконтакте” интернет сәхифәсе аша гына чакырганнар, һәм киләбез диючеләр саны 200 дән артык булган.

Әлеге яшьләрнең сүзләренә караганда, алар бер-берсен шул ук “вконтакте” интернет сәхифәсе аша табалар һәм татар-башкорт “Аулак өе” оештырырга булалар. Беренчесе үтте, хәзер исәпләре 2 айга бер шулай уздырып алу һәм җәен Питербурдагы татар яшьләрен көймәгә җыеп, “Нива” елгасында милли бию көйләренә биеп, күңел ачып кайтырга чакырмакчылар.

Бу шәһәрдәге татар яшьләре тормышы, күңел ачулары, әлбәттә бер дискәтүккә генә кайтып калмый. Моннан тыш алар Казаннан килүче театр-концертларга йөриләр, атна саен табигатькә чыгып керәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Болар хакында “Азатлык”та шимбә кичен чыгачак чираттагы “Кызган таба” яшьләр тапшыруында сөйләрбез.

31.03.2009

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2012 Всемирный форум татарской молодежи