Язулар

Мари яшьләре “Мый марла ойлем!” чарасын уздыра18.04.2009


Регионы РФ

Мари республикасының милли иҗтимагый берлекләре һәм дәүләт оешмалары, татар яшьләреннән үрнәк алып “Мин марича сөйләшәм!” чарасын үткәрә. “Мый марла ойлем!” (”Мин марича сөйләшәм!”) чарасын оештыручылар мари телен куллану даирәсен киңәйтү, аның дәрәҗәсен күтәрү, тел турында дискуссияне башлау, яшьләрне туган телләренә җәлеп итү максатын куя.

Чара барышында оештыручылар мари теленең дәүләт оешмаларында, кибетләрдә, транспортта ни рәвешле куллануын ачыкларга җыена. Шулай ук,  яшьләр мари телен белгән хезмәткәрләргә өстәмә акча түләгән оешмалар исемлеген дә төзергә уйлый.

“Мый марла ойлем!” барышында заманча жанрларда эшләүче яшь артистларның концертын оештыру, “Мый марла ойлем!” сүзләре язылган тамгаларны һәм тасмаларны, “Cинең марича беренче 150 сүзең” дигән буклетны тарату планлаштырыла.

Иң зур чара 26 апрельдә – милли каһарман көнендә узарга тиеш.

Бәйгене “У вий” мари яшьләр берлеге, “ВийАР” мәдәниара бәйләнешләр җәмгыяте, “Очрашу” татар яшьләр клубы, Мари милли конгрессы, “Мари ушем” яшьләр берләшмәсе, Йошкар Ола шәһәр идәрәсенең яшләр бүлеге, Мари иле республикасының мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгы оештыра.

бикә тимерова

“Азатлык” радиосы

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Зөлфия апаң: Тел дигән дәрья бар, Дәрья дигән мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр. Белмәгән карап калыр. Туган...
  • Nariman: Ofarin Igor’ Abzi)))))
  • Илнар: Татарстан һәм татар теле мәңге яшәсен! Илебез чәчәк атсын! Горурланып “Мин татар!” диеп, татарча...
  • мин: http://www.youtube.com/watch?v =7AL-ocDmFMM&feature=relat ed
  • исем: Татары, идите на форумы, просвещайте татар. http://almetyevsc.ru/index.php ?/topic/4922-%d0%bc%d1%8b-%d0% b2-%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0...
  • Идрисов Рустам: ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ СТАТУС ВТОРОГО ГОСУДАРСТВЕННОГ О В РОССИИ!? Медведеву Д.А. Премьер-минист...
  • Идрисов Рустам: Кем каршы – кто против? Кем яклый – кто поддерживает? Ссылка: http://www.open-letter.ru/lett er/30233

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи