Язулар

Cембер өлкәсе автономиясе каршында яшьләр оешмасы булдырылды23.03.2009


Регионы РФ / СМИ о нас

Татар мәдәни үзәге бинасына килүчеләргә башта Нәүрүз бәйрәме тамашасы тәкъдим ителде.

Үзәк бинаның фойесында килүчеләрне Казан кунакларының “Халык җәүһәрләре” исемле күргәзмәсе каршылый. Анда төрле милли киемнәр үрнәкләре, татарның көнкүреше җиһазлары, милли бизәк үрнәкләре, курчаклар, затлы түбәтәйләр, келәмнәр белән танышырга мөмкин иде. Хәтта тулаем сәйләннән генә торган – тулы бер сәнгати әсәрдәй кабул ителүче келәм белән дә. Шулардан “Зөһрә кыз” дигәне аеруча игътибарны җәлеп итә. Казанның 1000 еллыгына багышлап әзерләнгән бу күргәзмә һәм аның төп башкаручысы Мөсәвирә Сәләева Мактау дипломына да лаек булган икән.

Ульян өлкәсе яшьләренең 1-нче форумы дип аталган чара исә, нигездә, тәбрикнамәләрдән торды, дияргә була. Өлкә хөкүмәтенең Яшьләр сәясәте департаменты җитәкчесе өлкә башлыгының тәбрик хатын укыды. Сембердә туган, бүген Казанда яшәүче Руслан Айсин – БТК рәисе Ринат Закиров тәбриген җиткерде. Анда, милли йөзебезне саклап калу өчен, бердәмлеккә өндәү дә бар.

“Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлекчәсе карамагындагы “Яшь гвардия” лидеры Ростислав Эдварс фирканең җирле лидеры Игорь Тихоновның тәбрик сүзләрен җиткерде. Бу егет һәм татар яшьләренең лидеры булып сайланачак Ринат Садыйков, бергәләп, әзерләнгән килешүгә сәхнәдә үк кул куйдылар. Гомумән, тәбрикнамәләр байтак булды. Хәтта үзләре килмәгәннәрдән дә. Әйтик, шәһәр мэры һәм думасы, федераль автономия исемнәреннән.

Чыгышлар күп булды. Күптән түгел өлкә хөкүмәтенең малтабарлыкны үстерү буенча департаменты җитәкчесе булып билгеләнгән Руслан Гайнетдинов үз чыгышында болай диде:

“Әгәр сездә төрле идея-проектлар туа икән, өлкә хөкүмәте ярдәмгә әзер. Сездән грантлар кирәк. Без сезнең проектларыгызны тормышка ашыруда ярдәмне үз бурычыбыз дип тә саныйбыз. Һәр проектка 900 мең рубльгә кадәр субцидия каралган. Безнең эшчәнлек бөтен Русиягә карата гына түгел – күбрәк милли патриотизмны күздә тотарга тиеш. Моның өчен кайнар йөрәк, бизнес-план, идеялар һәм кайнар баш кирәк”, диде ул.

Халыклар дуслыгы йортының яңа җитәкчесе Нурия Туркова яшьләрне җанлы тормыш алып барырга өндәде.

Пленар утырыштан соң, эш аерым секцияләрдә дәвам итте: “Татар халкы тарихыннан”, “Тукай теле – халык теле”, “Татар халкының мәдәни мирасы” дигән темалар буенча.

Соңрак, пленар утырышта, секцияләр җитәкчеләре чыгышларыннан соң, гомум резолюция кабул ителде. Эчтәлеге һәм максаты шул ук инде: халкыбыз мирасыннан югалтканнарны торгызу, булганын саклап калу чаралары турында. Төшке аш тәнәфесеннән соң, Казаннан килгән “Хамай” төркеме җырлы-биюле кичә оештырды.

Сүз ахырында шуны да өстәп әйтергә кирәктер. 1997 елда оештырылган өлкә автономиясе тарафыннан моңа кадәр яшьләр арасында эш алып баруга игътибар җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Хәерлегә булсын: Ринат Садыйков уңган һәм җегәрле егет: музыкант та, җырчы да, оештыру сәләтеннән дә мәхрүм түгел. Эшләр җайланыр, дигән өмет тә туарлык.

“Азатлык” радиосы

23.03.2009
айрат ибраһим

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Мисавир Мохаммедыч: Анысы шулайдыр да бит, тик менә шушысы да бар: “Булгар” диеп IX-XIV гасырларда һичтә...
  • Aydar: Хочу пояснить. Я не отрицаю важную роль, которую сыграли булгары в этногенезе современных казанских...
  • Aydar: Ну вы ребята даете. “Булгарский язык!” Это вы о современном татарском так пишете? Вас не удивляет...
  • Михаил: “Душить” какой-либо народ или язык в России или в другой стране бывшего Улуса Джучи, то есть в...
  • Радик: Һичшиксез электрон татарча-русча сүзлек кирәк! Инде күптән кирәк иде. Калышмыйк бездә башкалардан!
  • Рамай Юлдаш: Нурлат алга !!!!Наил хэм этисе хэм башкалар Маладис!!!
  • Р.Рахматуллин: Молодец Лилиана! Синен жырлаган жырларны мин интернеттагы булган видео+аудио аша карап...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи