Язулар

Яшьләр юлына яшел ут17.02.2009


Наша деятельность / СМИ о нас

7 февраль көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы әгъзалары һәм ТР ның Идел аръягына кергән районнардагы вәкилләре һәм Чүпрәле районындагы шушы сферага караган оешма җитәкчеләре катнашында Мунчәли авылында үткән күчмә утырышта төрле мәсьәләләргә ачыклык кертелде.

Кунаклар арасында Бө­тендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе Руслан  Айсин, Бөтен­дөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе урынбасары Мансур Кашапов, Бөтендөнья та­тар яшьләре форумы бю­росы әгъзасы Гөлназ Бәдертдинова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы әгъзасы Радик Хәйруллин, “ТНВ” телеканалы журналисты, “Та­тарлар” тапшыруын алып баручы Флера Абдуллина, Бөтенроссия  ”Татар гаиләсе” фон­ды директоры Миләүшә Гайфуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы­ның милли белем бүле­ге әйдәүче киңәшчесе, якташыбыз Галия Мусина, Кытай егете, студент Рифат Фәхретдинов, ТР Мәдәният министрлыгы­ның хезмәткәре Диана Галиәкбәрова, Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Тәтеш районнары вәкилләре һәм район­дагы Бөтендөнья Татар конгрессының Чүпрәле бүлеге җитәкчесе Иршат Закиров, Бөтендөнья та­тар яшьләре форумының Чүпрәле районы вәкиле Ильмир Измайлов кат­наштылар. Делегацияне Чүпрәле районы Баш­карма комитеты җитәк­чесенең икътисад буенча урынбасары Җәмил Низаметдинов озатып йөрде.

Кунаклар 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе­нең яңа бинасы, район мәдәният йорты һәм үзәк китапханә белән таныш­тылар. Утырышны Мунчәли авылында үткәрү планлаштырылганга ку­наклар Мунчәли авылы­на юл алдылар. Аларны мәдрәсәдә укучы авыл балалары каршы алды. Район Мөхтәсибе Фәһим хәзрәт балаларга әдәп, әхлак, дин турында вә­газь сөйләгәч, шәкертләр “Фатиха” сүрәсен сөйләп күрсәттеләр. Кунаклар “Ләйсән” балалар бакча­сында булдылар. Авыл мәктәбендә аларны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл халкы каршы алды. Әнә шуңа авылларда татар китапларын укуга ныклы игътибар итәргә .кирәк. Ә без китапларны Россия­нең татарлар яшәгән төр­ле төбәкләренә җибәреп торабыз,- ди Руслан Айсин.

Түгәрәк өстәл артын­да сөйләшү мәктәпнең фойесында үтте. Татар яшьләренең Бө­тендөнья форумының Чүпрәле вәкиле Ильмир Измайлов киңәшмәне башлап, сүзне район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Җәмил Низаметдиновка бирде. Ул кунакларны сәламләп, түгәрәк өстәлне безнең районда үткәргәннәре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма ко­митетына, татар яшьлә­ре форумы бюросына зур рәхмәт белдерде. Район Башлыгы Тимур Нагумановның кайнар котлавын җиткерде. Район Мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов авыл яшьләренең әхлагын һәм дөньяга карашын тәрбияләүдә дини кый­ммәтләрнең мөһимлеге турында сөйләде. Район мәгариф бүлеге началь­нигы Роберт Закиров район мәктәпләренең татар теле укытучыла­ры белән тулысынча тәэмин ителүен, мәк­тәпләрдә татар теле һәм әдәбияты кабинет­лары җиһазландырылуын, музейлар эшлә­вен әйтте. Шулай ук, мәктәпләрдә иҗтимагый оешмалар яшәп килә. Алар - эзтабарлар, ва­рислар, яшьләр оешма­лары. Безнең укучылар Халыкара, Бөтенроссия, республика конкурсларына теләп катнаша­лар. Мәктәпләрдә чит телләр өйрәнүгә игъти­бар бирелә.

Кызганыч,     авыллар уңайлыклары ягыннан шәһәрне куып барса да, чит тел, информатика белгечләре авыл мәктә­бе өчен иң зур пробле­маларның берсе булып калуын белдерде. “Яшьләрдә авылга, ту­ган җиргә мәхәббәт тәрбияләү һәм яшьләр­не патриотик рухта үстерүдә өлкәннәрнең роле” дигән доклад белән район ветераннар советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов чыгыш ясады.

“Авылда буйдакларны бетерү, татар гаиләләре төзү, милли традиция­ләргә һәм гореф-гадәтләргә таянып татар га­иләсенең асылын яшь буынга ирештерү” дигән темага район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөл­сирә Галләмова сөйлә­де.

“Татар авылларында заманча мәдәният һәм милли     культураның үзенчәлекләрен сак­лау”. Әнә шул мәсьәлә­не район мәдәният бүлеге мөдире Данир Шәрәфетдинов күтәреп чыкты һәм районда туп­ланып килгән гаять бай тәҗрибә белән уртакла­шты. Кече Чынлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы­сы Алсу Хөснетдинова чыгышы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Ә инде Мунчәли авылын­да туып үскән, аның киләчәге өчен янып, көеп йөргән, үзе дә та­тар яшьләренең район бүлеген җитәкләгән Ильмир Измайлов сөй­ли башлагач “түгәрәк өстәл” тагын да җанланып китте. Сораулар өс­тенә сораулар яуды. Бөтендөнья татар конгрессының Чупрәле бүле­ге җитәкчесе Иршат За­киров авыл яшьләрендә милли үзаңны формала­штыру, аларны авылда калдыру, авылны сак­лау, үстерү, тарихны барлау дигән теманы ачты. Фикер алышулар­да кунаклар үзләренең фикерләрен әйттеләр. Мунчәли халкының ма­тур традицияләрен видеотасмаларда күреп, аның киләчәге дә матур булачагына ышаныч белдерделәр. Татар халкы гомер-гомергә кунакчыл халык. Мунчәли авылы халкы да кунакларга милли традицияләргә нигез­ләнеп әзерләнгән кичке аш тәкъдим итте. Шушы көнне Бөтен­россия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фондының район бүлеге оешты. Аны район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Гал­ләмова җитәкләячәк. Соңыннан Бөтендөнья татар яшьләре фору­мының күчмә утырышы үзенең резолюциясен кабул итте. Аның ни­гезен: “Авылларны үс­терүдә, саклауда һәм милли үзенчәлекләрне саклап калуда бүгенге яшьләребез үз инициа­тиваларын белдерергә, ведомстволар аларга мөмкин кадәр юллар ачарга бурычлылар. Ту­ган тел турында, туган ил турында матур сүзләр сөйләүдән реаль эшкә күчәргә вакыт җитте. Бүген авылларда елына бер-ике генә бала тууы, яшьләрнең бәхет эзләп еракларга китеп, аннан туган туфрагын җирсенеп сагынып яшәвенә чик куярга вакыт җитте.

Авылларда да шәһәр-дәгедәй матур итеп яшәргә, эшләргә була. Югыйсә, без халык бу­ларак таркала барабыз. Ә күчеп киткән татарны шул мохитта яшәүче халык үзенә сеңдерә бара. Безнең җиде буын нәсел шәҗәрәләребезгә инде башка милләтләр­гә хас исемнәр күренә башлады. Бу исә мил­ләтебезне генә түгел, динебезне, иманыбыз­ны югалтуга китерә. “Без булдырабыз”, дигән сүз матур сүз генә тү­гел, сүздән гамәлгә күчү чоры булуын искәртүче лозунг та ул”, дигән фи­керләр тәшкил итте.

Кичке якта кунаклар Иске Кәкерле авылын­да булган “Дуслык веногы” иҗат фестивален карадылар.

Сания ШӘРӘПОВА

“Туган як” Чупрәле муниципаль районы газетасы, №13

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Мисавир Мохаммедыч: Анысы шулайдыр да бит, тик менә шушысы да бар: “Булгар” диеп IX-XIV гасырларда һичтә...
  • Aydar: Хочу пояснить. Я не отрицаю важную роль, которую сыграли булгары в этногенезе современных казанских...
  • Aydar: Ну вы ребята даете. “Булгарский язык!” Это вы о современном татарском так пишете? Вас не удивляет...
  • Михаил: “Душить” какой-либо народ или язык в России или в другой стране бывшего Улуса Джучи, то есть в...
  • Радик: Һичшиксез электрон татарча-русча сүзлек кирәк! Инде күптән кирәк иде. Калышмыйк бездә башкалардан!
  • Рамай Юлдаш: Нурлат алга !!!!Наил хэм этисе хэм башкалар Маладис!!!
  • Р.Рахматуллин: Молодец Лилиана! Синен жырлаган жырларны мин интернеттагы булган видео+аудио аша карап...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи