Язулар

ТРның Югары Ослан муниципаль районы җирлегендә татар яшьләре җыелды01.12.2008


Татарстан

Шушы елның 21 нче ноябрендә Югары Ослан муниципаль районы җирлегендә Бөтендөнья яшьләре форумының Идел аръягы районнары вәкилләренең катнашында күчмә утырышы булып узды. Биредә Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм башка районнан килгән татар яшьләре проблемаларына битараф булмаган шәхесләр җыелган иде. Кунак буларак тагын түбәндәгеләр чакырылган иде:  Бөтендөнья яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин, бюро әгъзалары, композитор һәм җырчы Риф Гатауллин.

Түгәрәк өстәлнең темасы түбәндәгечә билгеләнгән: “Үсеп килүче буынны (сүз татар яшьләре хакында бара) милли традицияләр нигезендә тәрбияләү”. Бүгенге көндә иң катлаулы һәм борчылдырган мәсьәләләрдән санала бу. Ясалган чыгышлардан шундый нәтиҗә чыгарасы килә: “Авыл яшьләре шәһәргә китеп, ни өчендер вата-җимерә рус телендә сөйләшеп маташа”. Моңа тар фикер йөртүче ата-аналар гаепле түгел микән? Әти-әниләребезнең, балабыз татарча белем алып, вузларга керә алмас, дигән стереотибын ничек бетерергә икән? Яшьләребез заманнан да артта калмаслык һәм шул ук вакытта милли тәрбия алган шәхес дәрәҗәсенә китереп җиткерү максаты хөкүмәте-без, ата-аналар, мәктәп һәм мәдәни учакларның бердәм эшләгәндә генә ирешеп булыр.

Максатчан эшләгән вакытта гына, чын мәгънәсендә изге максатка ирешеп булыр иде. Шушы изге эшне адымлап һәм ныклап уйланылган чаралар белән тулыландырып эшләү тәҗрибәсе белән без, форум делегатлары һәм Казан кунаклары, якыннан танышу мөмкинлеге туды. Шул көнне I Халыкара эстрада һәм татар моңы  фестивалендә катнашучыларның чыгышлары  һәм аларны бүләкләү тантанасы булды. Катнашучылар арасында рус милләтеннән булган укучыларның да күп булуы, мине шәхсән бер дә гаҗәпләндермәде, чөнки мәктәптә толерант шәхес тәрбияләү максаты уңышлы куелган һәм авырлык-ларның чишелеше табылган җирлектә моның шулай булуы һич тә шаккатыр-мый да. Шул җәһәтеннән шуны да билгеләп үтәсе килә: “КДУда чит телле аудиториядә татар теленә өйрәтү бүлеге яшәп килә һәм анда берничә айда чит илдән килгән студентларны татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Моның ачык мисалын профессор Ф.С. Сафиуллина укыткан һәрбер укытучы раслый ала”.

Үз чыгышларында район мәгариф бүлеге җитәкчесе һәм мәгълүмати-методик үзәге директоры Гөлгенә Искәндәр кызы район укучыларының уңышлары хакында тәфсилле сөйләделәр. Район җитәкчелеге дә аларның һәр башлангычын хуплаулары турында да җиткерде алар.

Шулай ук Югары Ослан гимназиясе һәм Матюшино мәктәбе мөгаллимәләре дә үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча үз тәҗрибәләре белән таныштырып киттеләр.

Соңыннан республикабыз районнарыннан килгән вәкилләр түгәрәк өстәлгә куелган мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклашты. Үзем алар сөйләгән вакытта үз районыбыз өчен горурланып утырдым, чөнки яшүсмер һәм яшьләр өчен һәр яктан үсешкә ирешү мөмкинлеге тудырылуы хакында уйланып утырдым.

Форум җитәкчелеге Татарстан районнары буенча шундый очрашу, фикер һәм тәҗрибә алышу, уртаклашулар киләчәктә дә булачак дип ышандырдылар.       

 

III Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты

Илһам Хәйруллин

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Мисавир Мохаммедыч: Анысы шулайдыр да бит, тик менә шушысы да бар: “Булгар” диеп IX-XIV гасырларда һичтә...
  • Aydar: Хочу пояснить. Я не отрицаю важную роль, которую сыграли булгары в этногенезе современных казанских...
  • Aydar: Ну вы ребята даете. “Булгарский язык!” Это вы о современном татарском так пишете? Вас не удивляет...
  • Михаил: “Душить” какой-либо народ или язык в России или в другой стране бывшего Улуса Джучи, то есть в...
  • Радик: Һичшиксез электрон татарча-русча сүзлек кирәк! Инде күптән кирәк иде. Калышмыйк бездә башкалардан!
  • Рамай Юлдаш: Нурлат алга !!!!Наил хэм этисе хэм башкалар Маладис!!!
  • Р.Рахматуллин: Молодец Лилиана! Синен жырлаган жырларны мин интернеттагы булган видео+аудио аша карап...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи