Язулар

Ринат Закиров: “Казанда белем алучы татар студентлары ассоциациясе төзергә кирәк”01.10.2008


Наша деятельность / СМИ о нас / Татарстан

30 сентябрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстаннан читтәге төбәкләрдән килеп югары уку йортларында белем ала башлаган татар студентлары слеты булды. Анда башлап сүз алган Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: “Казанда белем алучы татар студентлары ассоциациясе төзергә кирәк, таралып йөргәнче, бер үзәккә туплансагыз, оештыру эшләре күпкә җиңел булачак”, - дигән тәкъдим кертте. БТК БКның эшчәнлеге белән таныштырып, Татарстан җитәкчелегенең татар студентлары өчен булдырган мөмкинлекләре хакында тәфсилләп сөйләгәч, яшьләр алдында 5 ел вакытны юкка сарыф итми генә мөмкин кадәр тирәнрәк белем туплау, киләчәктә татар гаиләләре корып яшәү һәм милләт өчен хезмәт итү максаты куелганлыгын басым ясап әйтте.

sl741303_1.jpg (90.41 Kb)

БТК БК аша квота буенча республика хисабына югары белем алучы студентлар белән очрашуга ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Казан дәүләт университеты галимнәреннән тарихчылар Миркасыйм Госманов, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев, әдәбиятчы Хатыйп Миңнегулов килгән иде. Министр Н.Вәлиев студентларның проблемалары белән кызыксынып, ярдәмгә әзер булулары турында игълан итсә, М.Госманов белән Х.Миңнегулов аларны татар зыялылары булып җитешү һәм киләчәктә милләт өчен фидакарьләрчә эшләү бурычы йөкләнүен кистереп әйттеләр. И.Гыйләҗев исә Казан дәүләт университетыннан башка югары уку йортларында белем алучы студентларны үзе җитәкчелек иткән факультетка студентлары белән аралашырга чакырды, укытучыларның ярдәмгә әзер булуларын ышандырып әйтте һәм үзара аралашканда туган телдә сөйләшергә өндәде. Студентлар слетына шулай ук шагыйрә Флера Тарханова да чакырулы булып, чыгышында ул да яшьләрне милли сыйфатларны саклауның асылын аңлатып, әйтергә теләгәннәрен шигъри юлларда җиткерде.
Соңыннан сүз алган Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе Руслан Айсин студентларны үзләрендә октябрьдә ачылачак лидер мәктәбенә, дискуссия клубы утырышларына чакырып, иҗади конкурсларда да актив катнашырга, Казанда кайнап яшәргә өндәде.

Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова

 www.tat.tatar-inform.ru/news/2008/09/30/40906/

Рәсми өлештән соң студентлар милли камыр ашларыннан авыз итеп, кичә кунаклары һәм студентларның үзләре катнашында төзелгән концерт программасын карады. Соңыннан барысы да бергәләп дискотекада күңел ачты. Бәйрәм яшьләрне рухландырды, алар киләчәктә бергәләп эшләргә теләк белдерделәр, чараларда актив катнашырга сүз бирделәр.

“Ринат Закиров: “Казанда белем алучы татар студентлары ассоциациясе төзергә кирәк”” язуына бер фикер яңгырады

  1. Айрат фикере:
    01.11.2008 22:10

    Эх, нигэ чакырмадыгыз - Бюро ВФТМ да оештурычылар арасында дип эйтелгэн. Би ктэ кызык булыр иде

    25 октябрьдэ Екатеринбургта Урал татар яшьлэренен Ассоцияцыясы оештырылды. Бюро эгзэлэре белэн берлектэ булган жыелышта тубэндэге фикерлэр янгырады: Безгэ, тобэклэргэ татар теле укытучылары житми. Без аларга яхшы хезмэт хакы тулэргэ эзер , эмма белгечлэр, татар теленэ ойрэтучелэр юк. Эгэр бездэн Казанга татар филология факультетына узебезнен егетлэребезне, кызларны жибэрсэк бик тэ эйбэт булыр иде.
    “Мондый момкинлеклэрне безгэ БКТ ачса иде, информация татар яшьлэре оешмаларына житкерсэ иде”(нинди шартлар)


Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Мисавир Мохаммедыч: Анысы шулайдыр да бит, тик менә шушысы да бар: “Булгар” диеп IX-XIV гасырларда һичтә...
  • Aydar: Хочу пояснить. Я не отрицаю важную роль, которую сыграли булгары в этногенезе современных казанских...
  • Aydar: Ну вы ребята даете. “Булгарский язык!” Это вы о современном татарском так пишете? Вас не удивляет...
  • Михаил: “Душить” какой-либо народ или язык в России или в другой стране бывшего Улуса Джучи, то есть в...
  • Радик: Һичшиксез электрон татарча-русча сүзлек кирәк! Инде күптән кирәк иде. Калышмыйк бездә башкалардан!
  • Рамай Юлдаш: Нурлат алга !!!!Наил хэм этисе хэм башкалар Маладис!!!
  • Р.Рахматуллин: Молодец Лилиана! Синен жырлаган жырларны мин интернеттагы булган видео+аудио аша карап...

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи