Язулар

Аустралиянең ике милли оешмасы да Казанда15.07.2008


Страны зарубежья / Татарский глобус

Аустралиянең ике милли оешмасы да Казанда

Татарстанда кунакта булган аустралияле татарларның ике ошмасы вәкилләрен дә Миңтимер Шәймиев бергә кабул итте.

Казан Кирмәнендә Татарстан президенты белән очрашуда Аустралиядәге иярешеп эшләүче ике татар оешмасы вәкилләре дә бар иде. Беренчесе аның 1984 елда Аделаидада яшәгән Сәгыйть һәм Ләйлә Садирләр тарафыннан корылган булган. Ул Көньяк Аустралия татарлары берләшмәсе дип атала. Шулай ук 1990 елда Көньяк Аустралия татар-башкорт берләшмәсе оешкан. Анысын шунда берочтан Башкорстанның рәсми вәкиле дә булып та торучы Зыя Маски оештырган булган. Шул ук вакытта татар-башкорт берләшмәсе үзен инде рәсми булмаган формада 1985 елдан бирле эшли, дип саный. Бу ике оешма арасында кайбер фикер каршылыгы, иҗтимагый тормышка караш төрлелеге дә булуы билгеле. Тик, Татарстанга һәм президент белән очрашуга аларны бергә чакырганнар. Өстәл артында да алар бергә утырды. 
Көньяк Аустралия татарлары берләшмәсе вәкиле Рамил Садри Татарстан президентына, мондагы милли туризм һәм ислами туризмны үстерү турында әйтүен сөйләде.  

Өч бала атасы Рамил Садри очрашуда балалары катнашуына да сөенде. “Бүген балаларга зур тантана булды. Алар күңелендә бу вакыйга озакка калачак”, диде ул.

Миңтимер Шәймиев алардан, ничек итеп телне саклыйсыз, дип сорады. Гайшә Маски туган телне Кытайда яшәгәндә гаиләдә өйрәнүен әйтте. Ә хәзер телне аларның балалары һәм оныклары да өйрәнә икән.

 Миңтимер Шәймиевка Гайшә Маски милли тәрбия өчен иң әүвәл әти-әнигә бурычлы булуларын сөйләде. 

Президент яныннан чыкканнан соң милләттәшләр матбугат әһелләре белән очрашты. “Без инде өченче буын татар кешеләре. Бездә кечкенәдән милли хискә өйрәтәләр. Безнең балалар Аустралиядә укый. Андагы белем яхшы, башка чит илдә дә кабул ителә. Шуңа күрә балаларны шунда укытабыз.  Шулай ук кайбер балалар Казанда укырга тели. Моны киләчәк күрсәтер”,  диде.  

Аустралия татарлары югары белем алырга килмәсә дә, Казанга кунакка даими килеп тора. Моннан китаплар, CD, DVDлар алып кайталар.  Шул исәптән хәбәрләрне “Азатлык” радиосы аша тыңлыйлар. Моны радиога даими килеп торучы хатлар да раслый.

 

Балаларны милли рухта тәрбияләү максатыннан аларга телне һәм мәдәниятне, динне махсус курсларда өйрәтәләр. Әйтик, “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә аустралияле Мөшәррәф Салих, кечкенә булса да татар мәктәбе булуын һәм анда “Шатлык” ансамбле эшләвен әйткән иде.

 Аустралия татарлары оешмалары гадәттә Кытайдагы Көнчыгыш Төркестаннан күченүчеләр һәм элеккеге СССРда килеп аларга кушылган татар киленнәреннән тора. Бүген Казанда йөрүче аустралияле ата-аналарның үз улларына Татарстаннан пар эзләү теләге булуы да билгеле. Аустралиядә Советлар берлеге җимерелгәннән соң күченүче татарлар да  бар. Татарстан президенты матбугат хезмәте: “Бүген Аустралиядәге татар мәхәлләсе 500дән артык кешедән тора”, дип яза.  

Фикер әйтергә


Здесь все материалы по акции "Мин татарча сөйләшәм!"

Комментарии

  • Зөлфия апаң: Тел дигән дәрья бар, Дәрья дигән мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр. Белмәгән карап калыр. Туган...
  • Nariman: Ofarin Igor’ Abzi)))))
  • Илнар: Татарстан һәм татар теле мәңге яшәсен! Илебез чәчәк атсын! Горурланып “Мин татар!” диеп, татарча...
  • мин: http://www.youtube.com/watch?v =7AL-ocDmFMM&feature=relat ed
  • исем: Татары, идите на форумы, просвещайте татар. http://almetyevsc.ru/index.php ?/topic/4922-%d0%bc%d1%8b-%d0% b2-%d1%82%d0%b0%d1%82%d0%b0...
  • Идрисов Рустам: ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ СТАТУС ВТОРОГО ГОСУДАРСТВЕННОГ О В РОССИИ!? Медведеву Д.А. Премьер-минист...
  • Идрисов Рустам: Кем каршы – кто против? Кем яклый – кто поддерживает? Ссылка: http://www.open-letter.ru/lett er/30233

Наши партнеры

Все права защищены © 2004-2010 Всемирный форум татарской молодежи